Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән танып белү сәгатендә катнаштылар. /Укытучылары Әминева Г.Ф/

Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны Йолдыз Шәрәпованың “Аппак һәм Шапшак” китабы белән таныштырды, татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыды. Укучылар пөхтә йөрү, үз-үзеңне карау, сәламәт булу өчен чисталыкның мөһимлеге турында әңгәмәдә катнаштылар. К.Чуковскийның “Мойдодыр” әсәреннән өзек тыңлап, Мойдодыр дуслары турында табышмакларга җаваплар таптылар. Фиксиклар мультфильмының микроблар турындагы сериясен карау, укучыларның белемнәрен арттырды. Балалар, чиста-пөхтә булырга, кечкенәдән сәламәтлекләрен сакларга кирәк дигән фикер белән килештеләр. Чөнки иң зур байлык - саулык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International