Интеллектуаль уен “Брейн-ринг”
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда РФ Конституциясе көненә багышланган Брейн-ринг интеллектуаль уены узды. Уен оештыручысы “Бердәм Россия” партиясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм Бердәм Россия Яшьләр Гвардиясе иҗтимагый оешмасы булдылар. Һәр бер командада 6 кеше булды. Бу гимназия, 2нче, 3нче, 1нче, 4нче һәм 7нче мәктәп укучылары булды. Катнашучылар эрудицияләрен , логик уйлауларын, тапкырлыкларын һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Уен барышында 3 раунд үткәрелде. Беренче урынны һәм Җиңүче Кубогын 1нче гимназия укучылары яулап алды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм РФ Конституциясе белән бүләкләнделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)