«О2» «Кислород» проекты.
2018 елның декабрь башында Менделеев муниципаль районының Татарстан Яшьләр ассамблеясенең вәкиллеге һәм Халыклар дуслыгы йорты “Кислород” проектын реалләштерә башладылар. Проект мәктәп балалары өчен үткәрелә. Максаты – сәләмәт яшәү рәвешне милли уеннар ярдәмендә популярлаштыру иде.
10 декабрдә МАНТ командасы Бәзәке,Сәйтәк һәм Татар Тәкәше авыллары мәктәпләрендә булдылар. Чара ике телдә алып барылды. Төрле милләт уеннары- чуваш, мари, рус, татар уеннары үткәрелде. Шулай ук викторина һәм милли флешмоб узды. Чара ахырында балалар төрле призларга лаек булдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)