“Кислород” проекты.
11 декабрдә 1нче урта мәктәбенең 6 Г сыйныфында “Кислород” проекты кыссаларында чара узды. Актив яшьләр һәм Халыклар дуслыгы йортының директоры милли уен-көлкеләр үткәрделәр. Балалар Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында күп белделәр. Укучылар актив катнашты. “Җеп, энә һәм төенчек” уены бигрәк тә ошады. Алып баручы Татарстан тарихы буенча викторина үткәрде. Проект халыклар биюе флешмобы белән тәмамланды. Балалар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)