Узып баручы ел юбилейларга бай ел булды. 2018 нче ел күпкырлы талант иясе Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында күп чаралар уздырылды. 13 нче декабрь көнне мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина, китапханәче Розалия Яраханова белән берлектә әлеге юбиляр шәхес елын йомгаклап кичә үткәрделәр. Очрашуда 5,7,9,11 нче сыйныф укучылары катнашты. Башта документаль фильм тәкъдим ителде. Икенче өлештә китапханәче китаплар күргәзмәсе белән таныштырды, тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясады. Мәдәният хезмәткәре кызыклы викторина әзерләгән иде. Балаларга " Шиһабетдин Мәрҗани турында 12 факт" дигән рублика да бик ошады. Талантлы шәхесләребез турында таныштырып бару -безнең бурыч, бу исә, яшь буын вәкилләрен матур үрнәкләр ярдәмендә тәрбияләргә булышыр.
