13нче декабрьдә балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 2 “Г” сыйныфы укучылары өчен әкиятче О.Пройслерның юбилеена багышланган «Тепло и свет добрых сказок» исемле викторина уздырылды.
Китапханәче Сырышева Т.Н. язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Викторина сорауларына дөрес җаваплар табып, укучылар О.Пройслерның иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Уенга нәтиҗә ясаганчы, балалар «Маленькая Баба-Яга» дигән мультфильм карадылар. Викторинада актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.
.jpg)
.jpg)