Турай авыл китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

15 декабрь - Халык ара чәй көне. Турай авылы китапханәсе хезмәткәре бу көнне дә китап укучылар, китапханәгә килүчеләр өчен өстәл әзерләде. Өстәл түре - самавыр. Ә аның тирәсендә сыйлау өчен печенье, сохарилар, кабартмалар һәм коймаклар әзерләнде. Чәй өстәле артында китапханә кунаклары чәй табыны турында кызыклы фактлар белделәр, чәй тарихы турында сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International