14 нче декабрь көнне Тат.Чаллы авылы китапханәсе укучыларын “Чәй янында сөйләшик” исемле чарага чакырды. Әлеге чара Халыкара чәй көненә багышланган иде.
Китапханәче чәй тарихы белән таныштырды. Кунаклар чәйнең файдасы турында, чәй эчү тантанасының тәртибе турында мәгълүмат алдылар. Самовар гаилә җылысын һәм ныклыгын саклаучы символ булып тора. Чарада катнашучылар самоварга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Кичә самовар янында хуш исле чәй эчү һәм җырлар белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)