15 декабрь көнне МБББУ «1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» спидкубинг буенча беренче мәктәп ярышлары узды. Спидкубинг- кубик Рубиканы тизлеккә жыю Россиягә эле күптән түгел килгән яңа мавыгу. Ярышлар ачылыр алдыннан катнашучыларга кубик Рубик тарихын бәян иттеләр. Ярыш ике категориядә үтте: урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында. Әлеге ярышта 17 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң көчлеләр ачыкланды. Уртача сыйныфларда Чермаков Денис җиңүче булды, өлкән сыныфлардан - Кашлев Михаил. Нәкъ менә ул рекорд куйды - 40 секунд эчендә җыя алды. Җиңүчеләргә истәлекле медальләр һәм дипломнар тапшырылды.