Сәйтәк авылы клубы хәбәр итә

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

16 нчы декабрь көнне Сәйтәк авылы клубында балалар өчен кышкы фестиваль узды. Фестивальның максаты: балаларда якынлашып килүче Яңае ел бәйрәме кәефе тудыру һәм бердәм тату иҗат итергә өйрәнү иде. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г., чараны ачып җибәреп , балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм программа белән таныштырды. Балалар хозурына мастер-класслар, җырлы -биюле хәрәкәтле уеннар тәкъдим ителде. Бу көнне алар узләре теләгән шөгыль белән шөгыльләнә алдылар. Чара азагында һәрберсе татлы призларга һәм Мактау хатларына лаек булдылар. Шушындый форматта уздырылган кичәләр авылыбыз балаларын тагын да берләштерә һәм клубта уздрылган чараларда актив катнашырга этәргеч ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International