Сәйтәк авылы клубы хәбәр итә

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. 18 нче декабрь көнне  авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Григорьева Анна Васильевнаның гомер бәйрәме - 90 яшьлек күркәм юбилее . Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре үзләренең  авылдашын юбилей белән котларга дип  килделәр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Анна  әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызы һәм улы  өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International