Иреклеләр атналыгы.

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

 

2018 елның 18 декабрендә Менделеевск районында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе 1 нче урта мәктәпнең 1 А сыйныфы укучылары белән "Кыш Бабайга хат" акциясе үткәрде. «Могҗизалар булмый, дип кем әйтте? Күпме генә сөйләсәң дә, теләк чынга ашмый. Моны мәңге эш белән мәшгуль өлкәннәр уйлап тапкан. Ә кечкенә балалар, чын күңеллеләре белән Кыш Бабайга ышанып, хат язалар,теләкләренең чынга ашасына ышаналар. Кыш Бабай әкияттән күңелле бабай гына түгел, ә 31 декабрьдә генә булса да, балаларның теләкләрен тормышка ашыручы реаль тормыш персонажы да. Акцияне оештыручылар Марат Гыймазетдинов һәм Ксения Гагарина билгеләп үткәнчә: "балаларга күптәнге хыялны кем тормышка ашырганын белү мөһим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International