Сказочная радуга. Шул исемдәге әдәби круиз Балалар китапханәсендә “Мәдәни көндәлек” проекты кысаларында №1 мәктәпнең “Г” классы укучылары өчен үткәрелде.
Укучылар китапханәче А.В. Зеленцова белән әкияти круизга чыктылар. Иң элек “Гади” һәм “Катлаулы” дигән ике этаптан торган табышмакларга җавап эзләделәр, аннары “Волшебные ягоды” әкият тыңладылар. Алга таба видеосалонда рус халык әкияте буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Чара ахырында балалар китапханәдән өйләренә китаплар яздырып алдылар.
.jpg)
.jpg)