Халык уеннары һәм мәзәкләр.

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучыларына кунакка директор Габдрахманова Ф. җитәкчелегендә Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре һәм "халык уеннары һәм мәзәкләр"проектын оештыручылар- “Кислород О2” командасы килде. Уеннар, әңгәмәләр, биюләр һәм җырлар артында вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Балалар рәхәтләнеп Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның уеннарын уйнадылар, үзләре өчен иң гадәти булмаган нәрсәләрне сайладылар. Мондый чаралар кешеләрне якынайта, илнең, төрле милләт халыкларының киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә. Проект ахырында балалар рәхәтләнеп биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International