2018 елның 11 декабрендә Казан шәһәре Киров районының "Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе базасында А.В.Александров исемендәге хәрби-патриотик "Мин яратам сине, Россия!» музыкаль конкурсы җиңүчеләрен котлау булды. Конкурсның максаты: укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм патриотик аң формалаштыру иде.
Конкурста 33 иҗат коллективы катнашты. 16 коллектив Татарстан Республикасыннан чыгыш ясады: Казаннан (Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Мәскәү, Идел буе районнары) һәм 14 муниципаль берәмлек (Әгерҗе, Арча, Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Зәй, Менделеевск, Биектау, Тәтеш, Алабуга, Саба, Балык Бистәсе, Ютазы, Теләче районнары).
1 нче мәктәпнең яшь армиячеләре конкурста катнаштылар һәм мәктәпне ике номинациядә чыгыш ясадылар: вокал һәм ансамбль. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Зиннәтуллин Рамил һәм Мессеева Анастасия составындагы укучылар дуэты 2 дәрәҗә лауреат булдылар.