17 декабрь көнне Турай урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында ГТО нормалары тапшырылды. Менделеев муниципаль районыннан Елизарова Ирина Дмитриевна җитәкчелегендә укучылар һәм укытучылар ГТО нормаларын тапшырды. Нормативларны тапшыруда 4-6 нчы баскыч ГТО яшенә туры килгән 25 укучы, мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре, «Карлыгач» балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Укучылар үзләренең физик мөмкинлекләрен түбәндәге төрләрдә сынап карадылар: урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне күтәрү , гимнастик эскәмиядә басып алга бөгелү. Барлык катнашучылар данормативларны уңышлы үттеләр. Сынауларның икенче төре-йөзү-2019 елның 22 мартында «Нептун» бассейнында 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак. ГТО нормативларын тапшыруда уңышлар телибез!