«Кышын кошларны ашатыгыз! "

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кышын кошларны ашатыгыз! "  дип аталган экологик акция старт алды. . Аның максаты  кышлаучы кошларга ярдәм итү, балаларга экологик тәрбия бирү. Балалар сыйныф җитәкчесе белән мәктәп территориясендә үз куллары белән әзерләнгән җимлекләрне элделәр. Укытучы балаларга песнәк  һәм башка күп кенә канатлы кошларның салкын кыш көннәрендә кешегә якыннанрак күченүе турында сөйләде, җимлекләрне ничек дөрес итеп элеп куярга һәм нәрсә белән ашатырга ярамавы турында җентекләп аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International