“Танып - белү эшчәнлеген актуальләштерү-шәхеснең уңышлы үсеше нигезе “

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

19 нчы  декабрь көнне3нче урта гомуми белем  бирү мәктәбенең   укытучылары Городничева Л. А, Жетыбаева Т. Ж, Сөнгатова Р. И. “Танып - белү эшчәнлеген актуальләштерү-шәхеснең уңышлы үсеше нигезе “ дигән темага II төбәкара педагогик укуларда катнаштылар. Укулар Алабуга шәһәренең 5 нче урта мәктәбе базасында КФУ (ЕГПУ) укытучылары катнашында узды. Татьяна Жумабаевна һәм Римма Искәндәровна    катнашучылар белән “Рус теле буенча   төп дәүлүт  экзаменының  15.3  иншасын   язуга әзерләнгәндә рус теле дәресләрендә текст белән эшләү алымнары " темасына мастер-класс үткәрделәр. Людмила Анатольевна “Заманча дәреснең мотивацион ресурслары “темасына чыгыш ясады. Барлык катнашучылар сертификатлар алдылар, ә рус теле һәм әдәбияты укытучылары  Татьяна Жумабаевна һәм Римма Искәндәровна күрсәткән     мастер-класс педагогик укуларда катнашучыларның барысы тарафыннан  да иң яхшы дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International