«Сәламәтлек-ул бик яхшы! "

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфларында   «Сәламәтлек-ул бик яхшы! " дигән коллектив-иҗади эш узды. Аның максатлары һәм бурычлары: кече яшьтәге мәктәп укучыларында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен пропагандалау һәм формалаштыру, балаларда сәламәтлеккә ихтыяҗ тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше турында дөрес күзаллау булдыру. Программа 2А сыйныф укучылары башкаруында «Яңача Шалкан " әкиятен күрсәтү белән башланды (сыйныф җитәкчесе  Овчарова Э. М.) Чарада  катнашучылар белән физзарядканы 2Б сыйныф укучылары үткәрде  (сыйныф җитәкчесе  Шаймарданова З. С.), 2В сыйныф укучылары сәламәтлеккә багышланган сөйләмнәр  әйттеләр(сыйныф җитәкчесе  Павлова А. С.),   шигырьләрне 2Г сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ишаева О.А.) укыды. Балалар көн саен иртәнге физзарядка һәм спорт белән шөгыльләнүнең , сәламәт яшәү рәвешен алып баруның әһәмиятен һәм кирәклеген тагын бер кат аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International