Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!...

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

8 декабрь көнне,Батырлар атналыгы тәмамлану форсатыннан, Бөрешле мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Атналык кысаларында  “Батырлар онытылмый!”, “Кечкенә герой балалар” исемле сыйныф сәгатьләре; Ватан каһарманнары көненә багышланган батырлык дәресләре, «Батырлык та, хәтер дә, кайгы да - мәңгелек» исемендәге китап күргәзмәсе; Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдә кар чистарту буенча “Хәтер» хезмәт десанты булып үтте. Шулай ук 1-4 сыйныфлар өчен мәктәп музеенда үткәрелгән тематик экскурсия “Бөрешле авылының танылган кешеләре” дип аталды. Укучыларыбыз батыр, игелекле, мәрхәмәтле булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International