Монаш авылы мәктәбендәге укучылар кыш җитү белән кошларга ярдәм итү өчен җимлекләр ясап, мәктәп тирәсендәге агачларга элеп куйдылар. “Кошлар – безнең дусларыбыз .шуңа күрә салкын кышны уздырып җибәрергә ярдәм итәбез”,- диләр укучылар.
Биология укытучысы Җамалиева Г.С. белән берлектә алар кошларга җим салалар,кошларны күзәтәләр.