20 нче декабрьдә үзәк китапханәдә 1нче мәктәпнең 9 “Г” сыйныф укучылары өчен А.Солженицынның 100 еллыгына багышланган «Ялгансыз тормыш» исемле кичә уздырылды.
Китапханәче М.Долгова укучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. «Один день Ивана Денисовича», «Матренин двор» фильмнарыннан өзекләр карау, интервью һәм чыгышлар Александр Исаевич Солженицын белән якыннанрак танышырга ярдәм иттеләр.
.jpg)