Һөнәри юнәлеш бирү эше.

2018 елның 21 декабре, җомга

19 декабрь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының Урта һөнәри белем бирү учреждениясе «Сәүдә-технология көллияте" вәкилләре белән очрашуы булып узды. Очрашу һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылды. Укучылар алдында 2 курс студентлары чыгыш ясады. Урта һөнәри белем бирү турында мәгълүмати ролик күрсәтелде. Шулай ук балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендәге уку кагыйдәләре белән таныштырдылар. Мастер-класс бигрәк тә кызыклы булды, анда кайбер ризыклар: пицца һәм омлет әзерләү күрсәтелде. Шулай ук студентлар кайбер кулинария серләре белән дә уртаклаштылар. Очрашудан соң кунаклар укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International