Кызлар белән әңгәмә

2018 елның 21 декабре, җомга

19 декабрьдә мәктәптә сәламәтлек саклау белгеченең  8,7 сыйныф укучылары белән әңгәмәсе  булды. Кызлар гигиенасы турында сөйләшүне район үзәк хастаханәсенең балалар акушер-гинекологы Нигъматуллина Сажидә Мөксим кызы алып барды.

Әңгәмә киң даирә мәсьәләләрне колачлады. Аерым алганда, яшүсмерләр яшендәге кызларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, мөмкин булган кыенлыклар билгеләнде һәм аларны җиңеп чыгу юллары тәкъдим ителде. Шулай ук акушер-гинеколог шәхси гигиена үтәлүнең мөһимлеге, табибларга вакытында килү кирәклеге турында сөйләде. Моннан тыш, әңгәмә яшүсмерләрнең ялын дөрес оештыру мәсьәләләренә дә кагылды, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр темасына да кагылды һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International