Туган як җырчысы

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21нче декабрьдә Камай авылы китапханәсендә авылдашыбыз, шагыйрь, журналист Дифгат Сирайның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Туган як җырчысы” исемле әдәби кичә уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г.М. кичәдә катнашучыларга Дифгат абыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде һәм шагыйрьнең архивыннан алынган фотографияләрдән төзелгән презентация тәкъдим итте. Кичәдә катнашучылар шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Юзикеева Р.һәм Зиннатуллина З. башкаруында аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Авылдашлар Дифгат Сирай исемен башка якташ шагыйрьләр белән беррәттән хөрмәтли һәм аның исемен хәтереннән җуймый. Үзе вафат булса да, ул туган ягыбызның, Камайның тарихында, халык күңелендә исән булып кала бирә. Күркәм эшләре белән, сокландыргыч шигырьләре белән Дифгат Сирай безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International