Театр һәм китап

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Президент Владимир Путин указы буенча 2019нчы ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан төрле чаралар планлаштырылган. 8 гыйнвар көнне Илнәт авыл китапханәсендә "Театр һәм китап»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Театр сәнгате дөньясына сәяхәт видеопрезентация күрсәтү белән башланып китте, ул театрның тарихы, әлеге сәнгать төренең күренекле эшлеклеләре белән таныштырды. Катнашучыларда совет театрын булдыру тарихы, театрның төрләре турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе дә кызыксыну уятты. Китаплар безне могҗизалы спектакль һәм киноның ничек килеп чыгышын күрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International