4 январьдә Илнәт авылы китапханәсендә эш көне буе “Яңа 2019 елның беренче укучысы” дигән акция үткәрелде.
Акция укучыларны китапханәгә тарту һәм реклама өчен үткәрелә. Китапханә ул көнне 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә эшләде. Бу көнне күркәм традиция буенча китапханә хезмәтеннән файдаланган 5 укучыга истәлекле бүләк тапшырылды. Ә иң яхшы бүләк - ул, әлбәттә, Китап. Китапханәдә булган һәркем бу көнне Китап белән файдалы үткәрде.Китапханәче үзенең укучыларын Яңа ел һәм якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котлады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)