Раштуа калейдоскобы

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күпме гаҗәеп матур вакыйгалар, күңелле хатирәләр һәм могҗизалар алып килә безгә Яңа ел һәм Раштуа! 5 январь көнне шушы бәйрәмнәрнең барлыкка килүе, милли традицияләр һәм йолалар белән танышу өчен Илнәт китапханәсенә балалар “Раштуа калейдоскобы” дигән әдәби-танып белү сәгатенә җыелдылар.

Китапханәче чарада катнашучыларны иң элек бәйрәм белән котлады, аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, Раштуа турында презентация карадылар. Чара бергәләп “Ёлочка” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International