10 гыйнвар көннеТурай авыл китапханәсендә Даниил Гранинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Кешеләргә бирелгән тормыш һәм йөрәк» дип исемләнгән кычкырып уку үткәрелде.
Чарада Турай урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче өлкән сыйныф укучыларын язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар игътибарына авторның «Зубр», «Однофамилец», «Эта странная жизнь» китаплары тәкъдим ителде. Очрашу Д. Гранин әсәрләреннән өзекләрне кычкырып сәнгатьле уку белән дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)