11 гыйнвар көнне Турай авыл китапханәсендә тыюлыклар һәм парклар көненә багышланган “Тыюлыклар буйлап сәяхәт" дигән викторина узды.
Балалар тыюлыкның тыюлык белән ни дәрәҗәдә аерылып торуын белделәр, әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләштеләр. Рус патшасының кайсысы табигатьне саклауны оештыруда аерым урын алып тора? Россиянең нинди тыюлыгы – иң зур, ә нинди кечкенә? Нәрсә ул тыюлык? – дигән сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан укучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм язучыларның табигать турындагы әсәрләре белән таныштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)