Бажов әкиятләренә сәяхәт

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

11 нче январь көнне Илнәт авылы китапханәсендә П.П. Бажовның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Бажов әкиятләренә сәяхәт” исемле әдәби сәгать уздырылды.

Балалар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, укылган өзекләр буенча әкиятләрнең исемнәрен атадылар. Китапханәче П.П.Бажовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әлеге чара язучының “Серебряное копытце” әсәре буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International