12 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ойдолэ чош пукоме, Вуж Выль арез пумиталоме!» удмуртча бәйрәм узды.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ойдолэ чош пукоме, Вуж Выль арез пумиталоме!» удмуртча бәйрәм узды. Кичәдә Менделеев, Алабуга шәһәрләре, Яңабирде,Тихоново, Байтуган авыллары удмурт халкы катнашты. Кичәнең төп кунаклары булып Удмуртия республикасы Ижау шәһәре артистлары булдылар. Чара бик күңелле узды. Бәйрәмдә биеделәр, уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар,удмурт телендә шыгырьләр укыдылар һәм җырладылар. Җыелган кунакларны бәйрәм белән котларга мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шигапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International