Хәзерге вакытта да өлкәннәр һәм балалар китап укыйлар. Тихоново авыл китапханәсенең актив укучылары - Рожина Н.А.,Тюляковлар гаиләсе һәм башкалар китапханәгә килергә яраталар.
Алар китапларның шатлык бирүен, тулы тормыш белән яшәргә ярдәм итүен әйтәләр. Тихоново китапханәсе укучылары арасында шашка, домино, шахмат яратучылар да җитәрлек. Шуңа күрә китапханәдә әле уеннар уйнау өчен мөмкинлек булдырылган. Әмма һәр очрашу китап белән танышудан башлана. Укучылар игътибарына “Шахмат, шашка - акыл гимнастикасы”дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)