11 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР Менделеев районы рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре “Русская завируха” Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре кичәсенә җыелды.

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

11 гыйнварда С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР Менделеев районы рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре “Русская завируха” Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре кичәсенә җыелды. Котлау сүзләре белән җыелганнарга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбассары А.Сафаргаллин, мәдәният идарәсе начальнигы Е.Шигапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ф.Габдрахманова мөрәҗәгать иттеләр. Җырлар, биюләр,такмаклар бәйрәмне тагын да ямҗлерәк иттеләр. Чара барышында “Вечерушки”, «Рождественские напевы», «Тихоновские зори», «Лунное сияние», «Вдохновение» ансамбельләре чыгыш ясадылар. Шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы, Убырлы карчык  тамашага кунакка килделәр. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International