Кокшан авыл клубы җитәкчесе Р.Кириллова ачык һавада “Кышкы күңел ачулар” уен программасын үткәрде. Программада катнашучылар бергәләп чана шудылар, кыш турында табышмаклар чиштеләр һәм гыйнвар ае сынамышларын искә төшерделәр.