16 гыйнвар көнне Тат. Чаллы мәктәбендә “Бөтен дөнья пәрәвезенә сәяхәт” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче Шишова Е. Б. укучыларны Интернет челтәрендә тәртип һәм кагыйдәләр белән таныштырды, анда эшләгән вакытта нинди куркыныч янавы турында да сөйләде. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен, балалар, ике командага бүленеп, кызыклы биремнәр башкарып чыктылар. Әгәр кагыйдәләр үтәлсә, Интернет сезнең өчен ярдәмче булачак, чөнки интернетта мәгълүмат эзләргә, китаплар укырга, виртуаль музейларда булырга, уйнарга, дуслар белән аралашырга мөмкин, - диде китапханәче.
.jpg)
.jpg)