16 январь көнне Бәзәкә китапханәсендә галим-фәлсәфәче, әдип, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Халкыбызның асыл заты” дип исемләнгән тематик кичә узды.
Кичәдә катнашучылар аның тәрҗемәи хәле белән видео аша таныштылар. Китапханәче “Риза Фәхреддин-олуг фикер иясе һәм мәгърифәт әйдаманы” дигән китап киштәсендәге китапларга күзәтү ясады, укучылар “Нәсыйхәт” китабына аерым тукталып өзекләр укыдылар, авылдашыбыз М.Исмагилова ислам дине турындагы “Җәвамигуль – Кәлим» шәрехе” китабына аңлатмалар бирде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)