Балалар китапханәсе “Камские зори” приюты белән хезмәттәшлек итә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Озак еллар дәвамында Балалар китапханәсе “Камские зори” приюты белән хезмәттәшлек итә. Һәм менә 17 январь көнне китапханәгә яңадан үзенең дуслары – приютта тәрбияләнүче  мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде.

Бу юлы аларга кычкырып уку үткәрелде һәм китапханәче Зеленцова А.В. «Сказку о внимательном Иванушке» әкиятен укыды. Соңыннан кечкенәләр «Про Иванушку и Бабу Ягу» дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International