Псәй авылы китапханәчесе балалар бакчасында кунакта булды

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

17 гыйнвар көнне Псәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия  «Чулпан» балалар бакчасында кунакта булды һәм «Я веселый Пятачок» аппликация ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Иң элек китапханәче  балаларны китаплар белән таныштырды, өзекләр укыды. Аннан балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Бик матур  мыркылдыклар килеп чыкты. Чара ахырында балалар кызыксынып китаплар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International