Яхшы язучының күңелле иҗаты

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

14, 15 гыйнвар көнне Балалар китапханәсендә М. Дружининаның тууына 65 ел тулуга багышланган, «Мәрхәмәтле язучының күңелле иҗаты» дип исемләнгән, китаплар буенча сәяхәт үткәрелде. Сәяхәттә 1 нче мәктәпнең 1В сыйныфы (Мухамадеева Т. В.) һәм 1Г сыйныфы (Бузаджи Г. Н.) укучылары катнашты.

М. Дружинина-танылган балалар язучысы, берничә дистә шигырьләр һәм хикәяләр китабы авторы. Аның барлык әсәрләре игелекле юмор белән сугарылган. Китапханәче Зеленцова А. В. Балаларны әлеге күренекле шагыйрәнең кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар зур мавыгу белән табышмаклар, язучының китаплары буенча ребуслар һәм шарадалар чиштеләр, шигырьләрен укыдылар. Марина Дружинина иҗаты балаларны бик кызыксындырды һәм чара ахырында алар китапларны өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International