Балаларның уйлап табулар көне

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Балаларның уйлап табулар көне дөньяда 17 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көн яшь уйлап табучыларга багышлана, алардан башка без бүген, мәсәлән, су чаңгысы, мехлы наушник, йөзү ластлары һәм башка күп кенә әйберләр турында белмәс идек. Монай авылы китапханәчесе Надежда Әхмәдова балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар батутның барлыкка килү тарихы, Брайль шрифты, начар ишетүче кешеләр өчен җайланма, шулай ук башка бик күп нәрсәләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International