С.Гассар исемндәге Мәдәният Сараенда татар халкының «Кичке уен» бәйрәме үткәрелде.
Җыелганнарны Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Галиева һәм мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова сәламләделәр, бөек татар тырчысы, Россиянең халык артисты Илһам Шакировны югалту татар халкын тетрәндерүен билгеләделәр.Залдагылар мәшһүр һәм яраткан җырчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– Элек-электән авылларда кичке уеннар оештырылган. Мондый очрашуларда кызлар һәм егетләр танышкан, кавышкан, төрле мавыктыргыч уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр, хатын-кызлар һәм ир-атлар кул эшләребуенча осталыкларын башкалар белән уртаклашканнар, шаярганнар, күңел ачканнар, – дип башлады сүзен алып баручы Сәйтәк авылының клуб мөдире Ясминур Гыйзәтуллина .Әлеге кичә барысын да берләштерде. Залдагылар гармунчылар көенә җырладылар, әйлән-бәйләнгә кушылдылар, “Түгәрәк”, “Балдак салыш” һәм башка милли уеннарда, халык биюләрендә катнаштылар.
– Оештыручыларның татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын үстерүгә, аларны киләчәк буынга җиткерүгә зур игътибар бирүләре шатлыклы күренеш. Яшьләр өчен бу матур үрнәк, ә өченче яшь вәкилләре өчен балачакны, яшьлекне искә алу, – дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф ветераны Римма Нәгыймова.
«Кичке уен» җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Очрашуны оештыручылар иҗат итү һәм үзеңне күрсәтүдә халыкның активлыгын билгеләделәр. Киләсе чаралар тагын да колачлы булыр, дигән ышаныч бар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)