Абалач авыл китапханәсе мәктәптә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган батырлык сәгате үткәрде.
Балалар Бөек Ватан сугышы тарихының бер cәхифәсе белән таныштылар. «Блокада»ның нәрсә икәнен һәм “Тормыш юлы” турында белделәр. Ленинградлыларның фаҗигале язмышы белән таныштылар. Бергәләп "Ленинград блокадасы» һәм “Блокада балалары” документаль фильмнарын карадылар. Исән калган кешеләр турындагы хикәяләрне тыңлап, фильмнарны карагач, балалар уйландылар һәм бу фаҗигале язмышларны хәтердә саклап калырга тырыштылар. Алар Ленинградлыларны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алыр.
.jpg)
.jpg)