Гайдар сукмагы

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнвар көнне Илнәт авыл китапханәсе Калуга шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырган «Гайдарны бүген укыйбыз» дигән челтәр акциясенә кушылды. 

“Тропой Гайдара " – шундый исем астында Аркадий Петрович Гайдарның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Бу сәгать эчендә балалар язучы турында, ни өчен Аркадий Петрович «Гайдар» тәхәллү сеналган, аның китаплары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. А. П. Гайдар әсәрләре белән һәр очрашу укучылар өчен чын бәйрәм. Китапханәченең Тимурчылар, аларның игелекле эшләре һәм гамәлләре турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, чөнки алар китап геройлары белән берүк яшьтә бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International