22 гыйнвар көнне Яңабирде авыл китапханәсендә сугышчы, язучы, тәрбияче Аркадий Петрович Гайдарга багышланган «Тормышы батырлык үрнәге» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Әлеге язучының әсәрләрендә берничә буын укучылар үскән. Аның китап геройлары игелеккә, мәрхәмәтлелеккә, ярдәмчеллеккә, туган илеңне яратырга өйрәтәләр. Кичәгә китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәдә А. П. Гайдарга багышланган шигырьләр яңгырады, 5 нче сыйныф укучылары язучының биографиясе белән таныштырдылар, әсәрләре буенча викторина үткәрелде, ә башлангыч сыйныфлар «Гайдар шагает впереди»җырын башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)