22 гыйнварда Тат. Чаллы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары белән А. Гайдарның тууына 115 ел тулуга багышланган "Сугыш сере, Кибальчиш малай турында әкиятләр" буенча очрашу узды.
Балалар "Кибальчиш малай турында әкият" дигән мультфильм карадылар. Алар бу әкият буенча библиоквестта зур кызыксыну белән катнашып, узган һәр этап өчен кызыл йолдыз алдылар. Барлык йолдызларны җыеп, балалар «Гайдар» тәхәллүсенең мәгънәсе - “алда атлаучы" икәнен белделәр. Чара барлык катнашучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)