Ленинград блокадасында 900 көн

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

23 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасында 900 көн» дигән чара үткәрелде.

«Ленинград шәһәре блокадасыннан репортаж» исемле презентация күрсәтелде, Ленинград турында шигырьләр укылды һәм Ленинград блокадасын өзү турында видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук «Блокада һәм тихоновлыларның гадәти булмаган тарихы» китабыннан өзекләр укылды. Әлеге китапның авторы Тихоново мәктәбе укытучысы Хадиуллина Миңлегөл. Чәй табыны артында да блокада белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International