25 нче гыйнвар көнне Камай авылы мәктәбендә “Блокаданың төзәлмәс ярасы...” исемле батырлык дәресе уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г. ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн турында, халкыбызның чиксез батырлыгы, чыдамлылыгы һәм корычтай нык рухлы булуы турында сөйләде .Ленинград блокадасы турында видеоролик күрсәтелде. Безне кырыс һәм дәһшәтле сугыш елларыннан күп еллар аерып тора, ләкин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, күпме вакыт узса да халкыбыз хәтеренән җуелмас.
.jpg)
.jpg)
.jpg)