25 гыйнвар көнне Турай авылында мәктәп балалары катнашында Ленинград блокадасы өзелүгә багышланган "Тормышка юл" дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде.
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944нең 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Авыл мәдәният йорты директоры Мөхәммәтхатыйпова Фәния чарада катнашучыларга Лениград блокадасы турында сөйләде һәм авылдашлар истәлекләре белән таныштырды..jpg)