26 нчы январьда Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə «Авыл хуҗалыгы һөнəрлəре» дигəн темага түгəрəк өстəл артында əӊгəмə уздырдылар.
Мубаракшин Айрат укучыларны тракторчы, Ямалутдинов Фəрит комбайнчы һөнəрлəре белəн таныштырдылар. Алар хэзерге яӊа трактор һəм комбайннарда эшлəве рəхəт, кабиналарыныӊ зур, уӊайлы булуын да əйтеп үттелəр. Ямалетдинова Эльмира əнисенеӊ сыер савучы булып эшлəве, əнисенə булышырга фермага йөрүен горурланып сөйлəде. Ә Косынкин Владик Коля абыйсыныӊ тракторда эшлəвен əйтте. Китапханəче игенче һəм терлекче һөнəрлəренеӊ илебез өчен бик кирəклеге турында сөйлəде.
.jpg)